Яраткан әтигә бүләк

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

19 февральдә 1 нче номерлы“Радуга ” балалар бакчасының олы “В” группасында Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре 23 февральгә  багышлап“Әтигә бүләк” дигән чара уздырдылар. Балалар бик кызыгып шаблон буенча танклар, медальләр, галстуклар кисттеләр. Шул ук вакытта Ватанны саклаучылар көненә багышланган табышмакларга җаваплар бирделәр. Музей хезмәткәрләре балаларны тырышлыклары өчен тәмле күчтәнәчләр белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International