14 гыйнварда Олы Кариле авыл китапханәсендә танылган шагыйрә, җырлар авторы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнашеваның тууына 90 ел уңаеннан “Туган ягым – гөлләр иле” исемле әдәбият сәгате узды. Китапханәче Венера Зыятдинова мәктәп укучыларын шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Әдибәгә багышланган презентация карау да балаларга күп мәгълүмат бирде.