«Халык хәтерендә мәңгегә»

2017 елның 3 ноябре, җомга

Кама Тамагы муниципаль районы Кама Тамагы штп «Кояшкай» балалар бакчасында «Халык хәтерендә мәңгегә» исемле мәгълүмәт минутлары узды. Район балалар китапханәсе китапханәчеләре уен формасында М.Круглова җитәкчелегендәге төркем балаларын Халыклар бердәмлеге бәйрәме белән таныштырды.Нәниләр илебез тарихы, Мәскәүне дошманнардан азат итү өчен халык каһарманнары Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарскийның  халыкны берләштерүләре турында белде. Алар башкалабыз Мәскәү турындагы китаплар белән дә таныша алды. Очрашу кызыклы булды, нәниләр рәхмәтләрен дә әйтергә онытмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International