Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы "Татарстан Республикасының иҗади яшьләре академиясе" иҗтимагый оешмасы белән бергә 2009 елдан "Кадрлар резервы" республика проекты тормышка ашырыла.
Яшьләрне социаль билгеләнештәге чараларда һәм программаларда катнашуга җәлеп итү өчен яшь лидерларны ачыклау, сайлау һәм алар белән эшләүгә юнәлдерелгән “Кадрлар резервы“ республика проекты үткәрелә.
Проектта 16дан 30 яшькәчә Татарстанда яшәүче һәр кем катнаша ала. Проект берничә этапта үтә: сайлап алу, торып һәм дистацион белем алу. Гаризаларны кабул итү проектның www.rezervrt.ru рәсми сайтында һәм ais.fadm.gov.ru "Россия яшьләре" автоматлаштырылган информацион системасында кабул ителә.