Республика табигать саклау акциясе "Урман атналыгы-2017" үткәрү кысаларында Совет Аппараты, Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты коллективы хезмәткәрләре һәм Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән берлектә агачлар утырттылар. Районыбызның Красновидово авыл җирлеге территориясендә 3000 данәдән артык нарат агачлары утыртылды.