Кама Тамагы районы Башлыгы Павел Лохановның Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән котлавы

2017 елның 7 октябре, шимбә

Хөрмәтле тыл хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате предприятиесе ветераннары!

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Октябрь башында без традиция буенча туган җирләрен ихлас яратучы, аның файдасына хезмәт куючыларны хөрмәтлибез.

Авыл хуҗалыгы ярдәмендә илебез икътисады уңышлы үсеш ала. Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре халыкны иң кирәкле әйберләр белән тәэмин итү өчен көнне-төнгә ялгап эшли. Һөнәрилегегез, тырышлыгыгыз өчен сез зур ихтирамга лаек. Барлык авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренә, ветераннарга, хезмәт алдынгыларына фидакяр хезмәтләре өчен зур рәхмәт.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, хезмәтегездә уңышлар телим

 

Кама Тамагы муниципаль район башлыгы                                                                         П.Н. Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International