Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лохановның Халыкара Укутучылар көне белән котлавы!

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле укытучылар һәм педагогик хезмәт ветераннары!

Чын күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез – Халыкара Укытучылар көне белән котлыйм.

Укытучы миссиясе иң намуслы һәм иќадилардан санала, шул ук вакытта ул катлаулы һәм ќаваплы да. Сезнең тырыш, фидакяр хезмәтегез нәтиҗәсендә яшь гражданнарның интеллектуаль потенциалы формалаша. Игелекле, сабыр, ягымлы һәм зирәк булуыгыз өчен рәхмәт!

Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, иќади уңышлар һәм талантлы укучылар телим.

 

Кама Тамагы муниципаль район башлыгы                                П.Н. Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International