2 октябрь- Халыкара табиб көне

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

Табиб – иң борынгы, изге һөнәрләрнең берсе. Гомерләрен бу җиңел булмаган эшкә багышлаган кешеләр хезмәт юлын Гиппократ антыннан башлый.

Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы башлангычы белән көзнең икенче аеның беренче дүшәмбесендә Халыкара табиб көне билгеләнә. Быел ул 2 октябрьгә туры килә. Халыкара табиб көнен теләктәшлек көне буларак билгелиләр. Табибларны кеше гомерен саклау өчен тырышу һәм латин теле берләштерә. Барлык табиблар да тынычлык яклы. Бу көн – табиб һөнәрен сайлаган якыннарыгызны, танышларыгызны тәбрикләү, матур сүзләр, теләкләр әйтү өчен яхшы форсат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International