21нче сентябрь көнне Кече Салтык авыл китапханәсендә Мәгълүмат көне булып узды – яңа китаплар танышу көне – укучылар китапханәгә яңа китергән басмалар белән таныштылар. Китапханә хезмәткәре Рәсимә Сабирова "Яңа китап" дигән библиофреш үткәрде. Газета укучылар игътибарына фәнни-популяр һәм матур әдәбият тәкъдим ителгән иде.