Кама Тамагында халыкны гриппка каршы вакциналаштыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Кичә Татарстан республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында халыкны гриппка каршы иммунизация (вакциналаштыру) үткәрү мәсьәләсе буенча брифинг булып узды.  

Татарстанда 146 мең кешегә, шул исәптән 29,5 мең балага гриппка каршы прививка ясалган. Бу хакта бүген Роспотребнадзорның ТР буенча Идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Марина Трофимова хәбәр итте.

14 августтан республикада гриппка каршы прививка кампаниясе башланды, дип искәртте спикер. Татарстан учреждениеләре үзебездә җитештерелгән 766 мең доза “Совигрипп” һәм “Ультрикс” вакциналары белән тәэмин ителгән. Барлыгы 1 млн 559,2 мең кешегә, яки төбәктә яшәүчеләрнең 45 процентына прививка ясау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International