Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лохановның Корбан гаете белән котлавы!

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле каматамагылылар!

   Чын күңелдән сезне иң матур мөселман бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаете белән тәбрик итәм. Ислам доньядагы башка диннәр кебек үк игелек, мәрхәмәт, үзара ярдәмләшеп яшәү кебек мәңгелек кыйммәтләргә нигезләнгән. Бу бәйрәм кешеләрне әхлакыйф чисталыкка, ярдәмчелеккә өнди, гаделлеккә кешеләргә карата игътибарлы булырга өйрәтә.

   Ислам традицияләре күп милләтле республикабыз халыклары арасында үзара аңлашу, бердәмлек булдыруга хезмәт итәчәгенә ышанам. Барыгызга да иминлек телим!

 

Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы                                                                          П.Н. Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International